Бүген Икътисадчы көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм белән Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев котлады.
Кадерле хезмәттәшләр!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – икътисадчылар көне белән котлыйм!
Көчле һәм баланслы икътисад - бөтен республиканың уңышлы үсеш нигезе. Социаль-икътисадый үсешнең уңай динамикасын саклап калу, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, конкурентлылык сәләтен ныгыту һәм инвестицион җәлеп итүчәнлекнең үсеше безнең эшкә бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә сезнең һәрберегезнең роле мөһим. Хезмәтегез, уртак эшебезгә зур өлеш кертүегез өчен Сезгә ихлас рәхмәт белдерәм.
Сезгә җиңел һәм уңышлы эш, проектларны уңышлы тормышка ашыруны һәм куелган бурычларга ирешүне, индексның һәм күрсәткечләрнең уңай үсүен телим!
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим!