Татарстанда бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтү сервисын яхшырту буенча стратегик сессия уздырачаклар

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан эшкуарларын иртәгә, 8 ноябрьдә, бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтү сервисын яхшырту буенча стратегик сессиядә катнашырга чакыралар.

Чара барышында эшкуарлар һәм дәүләт секторы вәкилләре бизнеска реаль тормышта очрашырга туры килгән проблемаларны хәл итү буенча командаларда эшләячәк. Очрашуда катнашучылар эшкуарларга дәүләт ярдәме алу тәҗрибәсен анализлаячаклар, аны күрсәтү сервисын яхшырту идеяләрен булдырачаклар һәм сынаячаклар.

Стратегия 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Эшкуар йортында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Петербург ур., 28 йорт. Урыннар саны чикләнгән. Алдан теркәлү узарга кирәк.

Чараның координаторы - «Татарстан Республикасы Сәүдә – сәнәгать палатасы» берлеге рәисенең беренче урынбасары - Артур Николаев, тел: 8 (843) 236-99-00, 89033063057. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International