«РОССИЯ 2035» стратегиясе яшьләр проектлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

15 ноябрьгә кадәр «РОССИЯ 2035» социаль-икътисадый үсеш стратегиясе Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.

Анда 7 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары: мәктәп укучылары, студентлар, шәхси һәм дәүләт оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала.

Катнашу өчен россия2035.рф сайтында эссе, рәсем, видеоролик номинацияләренең берсе буенча гариза җибәрергә кирәк.

Конкурс эшләре оештыручылар тәкъдим иткән темаларның берсенә туры килергә тиеш:

- Мәгариф, фән, мәдәният;

- Сәламәтлек саклау, демография, экология;

- Цифрлы икътисад, кече һәм урта бизнесны үстерү;

- Перспектив территорияләрне үстерү: Кырым, Арктика, Ерак Көнчыгыш;

- ТКХ һәм шәһәр мохите, киләчәк транспорты, куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар.

Читтән торып үткәрелгән этапка 18 ноябрьдә йомгак ясалачак.

Чараны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы ярдәме белән белем бирү проектларына ярдәм итү фонды оештыра. Конкурс яшьләрне стратегия проектын әзерләү процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Россия Федерациясенең 2035 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе - дәүләт идарәсенең озак вакытлы приоритетлары, максатлары һәм бурычлары, дәүләтнең икътисадый эшчәнлек субъектларының һәм граждан җәмгыятенең конструктив хезмәттәшлеге принципларыннан торган, Россия Федерациясенең тотрыклы һәм баланслы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүгә, милли мәнфәгатьләрне яклауга һәм стратегик милли өстенлекләрне тормышка ашыруга юнәлтелгән Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнелә торган стратегик планлаштыру документы.

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International