Татарстан Россия төбәкләреннән беренче булып кара һәм төсле металл калдыклары әйләнешендәге исәп-хисап операцияләренә цифрлы контроль системасын гамәлгә кертә башлый. Процессның дәүләти регуляторы булып ТР Икътисад министрлыгы тора. Тармаклы цифрлы карар икенчел чималны әзерләүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм икътисадның әлеге секторын «агартуга» ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Бердәм касса» Банкныкы булмаган кредит оешмасы белән берлектә, икенчел металл чималын әзерләү өлкәсендә эшләүче республиканың кече һәм урта бизнес субъектларын «Сатып алулар белән идарә итү үзәге» яңа цифрлы платформасына тоташтыру буенча эксперимент турында игълан итте. Хезмәттәшлек «ЗИЛАНТ» форумында яклар тарафыннан төзелгән төсле һәм кара металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату өлкәсен үстерү мәсьәләләре буенча килешү кысаларында алып барыла. «Сатып алулар белән идарә итү үзәге» бухгалтерлык, финанс, салым контролен автомат режимда барлык акча агымнарын һәм бу базарда төзелә торган алыш-бирешләрне алып барырга мөмкинлек бирәчәк.
«Цирлы «Сатып алуларны исәпкә алу үзәге» - ул «Цифрлы икътисад», «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм», «Экология» исемле берьюлы өч илкүләм проект буенча максатларга ирешү өчен цифрлы һәм идарәчел карарлар синергиясе. Платформа, моменталь кулдан исәп - хисап, операция чыгымнарын киметү, шулай ук тармакның нәтиҗәлелеген һәм аңа ышанычны арттыру, төбәк бюджетына салым керемнәрен арттыру өчен заманча инструментта бизнес ихтыяҗларын исәпкә алып булдырылды, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев. - «Сатып алуларны исәпкә алу үзәге» - ул Татарстан Республикасының масштаблы стратегик әһәмияткә ия интеллектуаль карары. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча карар Стратегик инициативалар агентлыгы аша республикабызның икътисад секторларын цифрлаштырудагы экспертизасы буларак бөтен Россия буенча тиражлый алачак иң яхшы тәҗрибә булыр дип ышанам».
«Сатып алулар белән идарә итү үзәге» ясалма интеллект нигезендә аналитик платформа булып тора, ул Татарстанда төзелә торган металлолом әйләнеше өлкәсендәге һәр алыш-биреш буенча мәгълүматларны туплый, аның легитимлыгын һәм катнашучыларның салым статусын верификациялый. Система лицензия таләпләренең үтәлешен һәм сыйфат паспортларының гамәлдә булуын, товар калдыкларының финанс агымнарына туры килүен контрольдә тотарга мөмкин. Wallet One мультивалют түләү сервисын интеграцияләү проектның состав өлеше булачак, ул бу базарда фигуралаучы барлык акчаларның үтәкүренмәлелеген тәэмин итәчәк. Бүгенге көндә экспериментта Татарстаннан «Промвест» лом әзерләүче җитештерү берләшмәсе ширкәте катнаша. Тагын җиде ширкәт белән сөйләшүләр килешү төзү һәм карау стадиясендә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы дәүләт контролен гамәлгә ашыра һәм металлолом әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату хезмәтләренә лицензия бирә.
Икътисад министрлыгы цифрлы карар ярдәмендә төбәктәге металлоломны сатып алу, саклау һәм сату участокларының тулы картасын төзү аша күләгәле һәм криминаль ысуллар белән әзерләнгән чималны әйләнештән төшереп калдырырга, «күләгәдән» чыгучы уенчылар хисабына төп лом әзерләүчеләр һәм ломбардатчылар реестрын актуальләштерергә планлаштыра. Шулай итеп, металл ватыкларын кабул итү нокталарында тармакның барлык хезмәткәрләре белән, алар рәсми рәвештә үзмәшгульләр сыйфатында теркәлсен өчен: хәвеф-хәтәрләрсез куелган чимал өчен акчасыз түләү алсын һәм гадиләштерелгән схема буенча теркәлгән салым түләсен өчен, аңлату эшләре алып барылачак.
«Цифрлы платформа төбәктә металл эшкәртү секторы буенча гомуми статистиканы җыярга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, сатып алына торган чимал әйләнеше динамикасын, финанс һәм товар агымнары структурасын, салым түләүләренең мөмкин булган күләмен бәяләргә, ватык әзерләүчеләр сыйфатында рәсми эшләүче үзмәшгуль гражданнарның процентын арттырырга шартлар тудырачак, - дип саный «Бердәм касса» РНКО идарәсе рәисе Сергей Блудов. - Цифрлаштыру тармакка дәүләт контроле дәрәҗәсен генә түгел, ә лом әзерләүче ширкәтләр бизнесының нәтиҗәлелеген һәм рентабельлеген дә күтәрергә тиеш».
Проектны тормышка ашырудан көтелгән икътисади нәтиҗә, алдан фаразлаулар буенча, беренче ел дәвамында салым базасын формалаштыру буенча төп күрсәткечләрнең икеләтә артуына һәм, киресенчә, региональ һәм муниципаль бюджет чыгымнарының кимүенә китерәчәк.