Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион советының һәм «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризалар карау комиссиясенең уртак утырышында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта катнашучылар ике яңа инвестпроектны карап узды.
«Союз» ширкәте «Чистай» УКСИҮТе территориясендә пирожныйлар җитештерү буенча кондитер фабрикасын төзү проектын тәкъдир итте. Проект кураторы Сергей Чернуха хәбәр иткәнчә, Россия кондитер эшләнмәләре базары дөньяда иң зурлардан санала. Соңгы 5 ел эчендә илдә кондитер әйберләре җитештерү 11% ка артты. «Союз» ширкәте эчке базарга да, продукция экспортына да юнәлдерелгән. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 125 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.
«Элтех» ширкәте Чистайда электротехник эшләнмәләр һәм узеллар җитештерү буенча завод төзергә планлаштыра. Эшчәнлекнең төп өлкәсе-электрон блоклар (басма плата) һәм агынты генераторлар (проводлы пьезодатчик) әзерләү. Сертификацияләнгән җитештерү объекты заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән, теләсә кайсы дәрәҗәдәге заказларны кыска вакыт эчендә башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Продукциянең төп заказчылары-Татарстан, Ростов һәм Мәскәү өлкәләреннән килгән электроника өлкәсендәге ширкәтләр. Компонентлар белән тәэмин итүчеләр-Россия территориясендә ышанычлы элемент базасын җитештерүчеләр яки аларның рәсми дистрибьюторлары. Проект кысаларында 44 эш урыны булдыру планлаштырыла.
Ике инвестицион проект та ТР Инвестиция советы һәм УКСИҮТ комиссиясе әгъзалары тарафыннан хупланды. Утырышта катнашучылар шулай ук «Союз» һәм «Элтех» ширкәтләренә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен торглар үткәрмичә арендага җир кишәрлекләре бирүне хупладылар.