«Минем бизнес» форумы Татарстан Республикасының берьюлы өч шәһәрен колачлаячак

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 17 сентябрьдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә булачак вакыйга турында сөйләделәр. «Минем бизнес» масштаблы форумнары илкүләм проект кысаларында РФ төбәкләрендә үткәрелә.

24 октябрьдә Татарстан Республикасы башкаласында елның төп вакыйгасы – «Минем бизнес» исемле иң зур эшкуарлык форумы узачак. Шул ук исемдәге форумнар ел ахырына кадәр бөтен ил буенча узачак. Казан үз территориясендә чараны кабул итүче алтынчы шәһәр булачак. «Татнефть-Арена» Боз сараенда, Яр Чаллы IT-паркында һәм Әлмәттә «Яшьләр үзәгендә» 9 меңләп кунак көтелә.

Форумның төп мәйданчыгы Казанда урнашачак, әмма Чаллы һәм Әлмәт эшмәкәрләре дә әлеге чараны тамаша кыла алачак. Бу шәһәрләргә форум сәхнәсеннән онлайн-трансляция һәм спикерларның ачык мастер-класслары оештырылачак: IT-парк (Яр Чаллы шәһәре), Яшьләр үзәге (Әлмәт шәһәре). Катнашу өчен чараның рәсми сайтында теркәлергә кирәк.

Форум сәхнәсендә уңышлы эшмәкәрләр, экспертлар, фикер лидерлары чыгыш ясаячак. Вакыйганың төп максаты-аудиториягә үз эшен үстерү өчен стимул бирү, эшмәкәрнең уңай образын формалаштыру һәм илдә КУЭ үсеше өчен дәүләт һәм бизнес җәмәгатьчелегенең тырышлыгын берләштерү.

«Минем бизнес» форумы «Эшкуарлыкны популярлаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Татарстан Республикасында илкүләм проектны гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде. Министр сүзләренә караганда, быел илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен Татарстанга иң зур сумма – 1,6 млрд.сумга якын акча бүлеп бирелгән. Финанслашуны һәм республика бюджетыннан өстәмә чараларны исәпкә алып, Татарстанда КУЭ секторын үстерүгә бүлеп бирелгән акчалар күләме 2,6 млрд. сумнан артык тәшкил итте.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларның бизнесны алып бару мәсьәләләре буенча консультация ярдәменә карата кызыксынуы зур булуын билгеләп үтә: агымдагы елда аңа 10,5 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Шулай ук микрозаймнарның гамәлдәге портфеле буенча еллык план 35,6% ка арттырып үтәлгән – алар инде 650 дән артык бирелгән, әкаваплылыкчылыклар белән тәэмин итү буенча еллык максатлар 73,6% ка үтәлгән, алар аша эшкуарлар заем финанславын җәлеп итә алган. 2019 елда план буенча 2,2 млрд. сум булса, 9 ай эчендә КУЭ субъектлары 3,8 млрд.сумлык заем акчаларын җәлеп итүгә ирешкәннәр. Ел башыннан чит ил базарларына юнәлгән 362 эшкуарга ярдәм күрсәтелде. Экспортка 64 ширкәт чыгарылган.

Министр мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә республикада 155 мең кече һәм урта бизнес оешмасы эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Үзмәшгуль гражданнар саны 37 мең кешегә җиткән инде.

«Шул ук вакытта бик кызыклы сан да бар — үзмәшгульләрнең 4 меңе татарстанлылар түгел, әмма республика территориясендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыралар», — дип хәбәр итте Фәрит Габделганиев, гадәттә, алар күрше төбәк вәкилләре, дип билгеләп үтте.

2019 ел ахырына кадәр республикада үзмәшгульлек сыйфатында 60 меңнән дә ким булмаган кеше теркәлер дип көтелә.

«Регион җитәкчелеге кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә аерым игътибар бирә. Күп кенә параметрлар буенча без күрсәткечләрдән алда барабыз. Безнең төбәктә эшмәкәрлек активлыгы шактый югары, без еш кына кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашабыз, аларны борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшәбез, бергәләп яңа карарлар һәм идеяләр чыгарабыз. Шуңа күрә Россиядә иң зур «Минем бизнес» форумы нәкъ менә Татарстан эшмәкәрләре өчен узачак», — дип ассызыклады Фәрит Габделганиев.

«Синергия» бизнес мәктәбе ректоры Григорий Аветов хәбәр иткәнчә, матбугат конференциясендә чыгыш ясаганда, Татарстан ел саен эре бизнес-чаралар кабул итә, әмма «Минем бизнес» форумы аларның берсенә дә охшамаячак.

«Безнең максат-бер мәйданчыкта халыкның эшкуарлык темасы белән кызыксынучы актив өлешен җыю, һәм нон-стоп режимында аларга мөмкин кадәр файдалы һәм кызыклы мәгълүмат җиткерү. Моның өчен без төрле пландагы спикерларны - хакимият вәкилләрен, маркетологларны, сату буенча экспертларны, уңышлы эшләүче эшмәкәрләрне сайладык. Евгений Чернякның спикер сыйфатында катнашуы бүген үк расланды – ул топ 100 Forbes бизнесмены, YouTube та «Big Money» бизнес-каналының популяр белем бирү каналы авторы, - дип өстәде Григорий Аветов.

Ел ахырына кадәр «Минем бизнес» форумнары Россиянең тагын 20 шәһәрендә узар дип көтелә. Чаралар Иваново, Барнаул, Светлорск һәм Ростов-на-Донуда узган һәм алты меңнән артык кеше җыйган. Бушлай теркәлү https://мойбизнес.рф/events/kazan рәсми сайтында дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International