Агымдагы елның 9 аенда Татарстанның кече һәм урта бизнесына бирелгән микрозаймнар күләме 3 тапкырга артты

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бирелгән кредитлар саны һәм күләме буенча үсеш 250% һәм 320% тәшкил итте.

2019 елның 9 аенда Татарстанның Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды кече һәм урта бизнес өчен 263 микрозайм бирде. Бирелгән акчаларның гомуми суммасы 605 млн. сум тәшкил итә. Узган елның шул ук күрсәткече белән чагыштырганда, канәгатьләндерелгән гаризалар саны буенча үсеш 250%, ә суммасы буенча 320% тәшкил итә.

Хезмәт күрсәтү, йөк ташу, авыл һәм фермер хуҗалыгы, төзелеш өлкәләрендә эшләүче эшмәкәрләр финанс ярдәме алды.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда микрозаймнар буенча процент ставкасы 8% тан 7,5% ка кадәр кимегән. Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан эшләнгән «Экспортер» һәм «Социаль эшмәкәр» программалары буенча ставка еллык 5% дәрәҗәсендә билгеләнгән. Акча 3 елга кадәр бирелә. Бер заемчыга максималь лимит 5 млн сумнан артмый.

Акча күчемле һәм күчемсез милек залогына, шулай ук ТР Икътисад министрлыгына караган ТР Гарантия фонды әкаваплылыкчылыгы астында бирелергә мөмкин.

«Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды программалары махсус кече һәм урта бизнес өчен эшләнгән һәм оешмаларның төрле үсеш этапларында булган ихтыяҗларын исәпкә ала. Фондның микрофинанс продуктларына эшмәкәрләр арасында аеруча ихтыяҗ зур һәм бизнесны әкренләп киңәйтү, ягъни яңа сату ноктасын ачу, яңа тәэминатчыны тоташтыру, өстәмә ассортимент кертү өчен зур булмаган сумма кирәк булганда аеруча актуальләшә бара. Шуңа күрә без аларны мөмкин кадәр уңайлы иттек: мондый ярдәм алуның сыгылмалы схемасын, залог йөкләмәләрен тәэмин итү буенча берничә вариантны керттек», - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International