«Экспортка ярдәм итү үзәге» кече һәм урта эшкуарлары өчен экспорт эшчәнлегенең финанс аспектлары буенча укыту үткәрә

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

«Экспортның финанс инструментлары» исемле ике көнлек белем бирү курсы 17-18 октябрьдә Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак. Семинарларны «Россия экспорт үзәге» нең аккредитацияләнгән тренеры үткәрәчәк. Чит ил партнерлары белән сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерергә һәм тышкы сәүдә контрактлары икътисадын өйрәнергә теләгән кече һәм урта бизнес оешмалары вәкилләре укыту курсын уза ала.

Семинарда экспорт контракты бәясен исәпләү тәртибе күрсәтеләчәк; тышкы сәүдә алыш-бирешен финанслау инструментлары һәм экспорт контракты шартларын исәпкә алып аларның иң туры килүчеләрен сайлау алгоритмы тәкъдир ителәчәк; башка илдән сатып алучыга кредит биргәндә потенциаль финанс рисклары анализланачак. Курсның аерым модуле финанслау соратып алганда экспортка дәүләт финанс ярдәме институты белән сөйләшүләр алып бару процессын төзүгә багышланачак.

Курс түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 18 йорт, сәгать 10:00нан 18:00гә кадәр.

Уку өчен 15 октябрь 17:00 сәгатькә кадәр теркәлергә кирәк.

Теркәлү мәсьәләләре буенча җаваплы - Ирина Милютина, 8 (843) 264 62-07.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International