Казанда узачак «Минем бизнес» форумы 9 меңгә якын катнашучыны җыячак

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Казанда «Татнефть-арена» спорт сараенда 24 октябрьдә «Минем бизнес» Бөтенроссия эшмәкәрләр форумы узачак. 9 меңгә якын бизнес-элита вәкилен, яшь эшкуарларны, профильле министрлыклар һәм ведомстволарның җитәкчеләрен һәм әйдәүче экспертларын җыячак чара «Эшкуарлыкны популярлаштыру» федераль проекты кысаларында узачак.

Форумның төп темасы-республикада, аерым алганда, Казанда эшкуарлыкны үстерү өчен дәүләт тарафыннан бирелә торган мөмкинлекләр турында фикер алышу. Бүген Татарстан-Россиянең кече һәм урта бизнес формаларын үстерү һәм КУЭ секторының конкурентлыкка сәләтле ширкәтләре саны үсешенә инвестицияләр кертү буенча һичшиксез лидер. Быел бу максатларга моңарчы күрелмәгән сумма – якынча 2 млрд.сум бүлеп бирелгән.

Эшмәкәрләр үз эшләрен ничек ачарга дигән практик тәкъдимнәр алачаклар һәм үзләре турында хәбәр иткән ширкәтләр үрнәгендә, сату стратегиясен ничек төзергә, бизнесны киңәйтергә, экспорт базарларына чыгарга, оешма белән идарә итүченең шәхси нәтиҗәлелеген арттырырга, дизайн һәм маркетингта үз продукциясенә ихтыяҗны арттыру өчен нинди инструментлар кулланырга кирәклеген тикшерәчәкләр.

«Безнең республика эшкуарлары өчен бу үз эшеңне «күзаллауны киңәйтүнең», эре ширкәтләрдән компаниянең көчле брендын яки продуктны булдыру тәҗрибәсен үзләштерүнең яхшы ысулы. Татарстанда чит ил партнерлары белән эшли торган эшмәкәрләр бар, – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев. – Без үз ягыбыздан моның өчен тотрыклы фундамент әзерләдек, финанс ярдәме күрсәтәбез, шулай ук банкта бизнеска ташламалы хезмәт күрсәтү, салым салуны исәпкә алу, сатуның онлайн-каналлары аша продукция алып бару, Республика чигеннән чыкмыйча, глобаль базарда тәэмин итүчеләр һәм сатып алучылар белән элемтәләр урнаштыру буенча бушлай консультацияләр бирәбез».

Форум спикерлары: Россия спортчысы, Европа һәм дөнья чемпионы, телетапшырулар алып баручы һәм бизнес-леди Ләйсән Утяшева; RESTart Vasilchuk Brothers ресторан холдингы хуҗасы Алексей Васильчук; сөйләшүләр һәм шәхси сатулар буенча әйдәп баручы белгеч Сергей Азимов; идарә ителә торган коммуникацияләр өлкәсендә эксперт Илья Степанов; сату скриптлары буенча әйдәп баручы эксперт, Hyper-Script.ru ширкәтенең нигез салучысы Настасья Белочкина һәм башкалар.

Республика халкын Татарстанның эшкуарлык җәмәгатьчелегенә кушылырга чакырабыз. Казанда узачак форумда бушлай катнашырга яки IT PARK (Яр Чаллы шәһәре) һәм «Яшьләр үзәгендә» (Әлмәт шәһәре) онлайн-трансляция барышындагы вакыйганы күзәтергә мөмкин.

ММЧ аккредитацияләү һәм мәгълүмати партнерлык: 8 (800) 100-00-11 (доб.3383), AKolenkova@synergy.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International