Татарстан эзлекле рәвештә тулаем төбәк продуктын 5 трлн. сумга китерүгә таба атлый

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Татарстанның 2020-2024 елларга социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдир итте.

«Тулаем алганда, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенең төп параметрлары Стратегия-2030ның база сценариена туры килә, аның нигезендә 2030 елда тулай төбәк продукты күләме 5 трлн сумнан артып китәчәк», – дип хәбәр итте Фәрит Габделганиев.

2019 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 2,5 трлн сумнан артып китәчәк. Сәнәгать җитештерүе индексы 101,6% дәрәҗәсендә көтелә.

Татарстанның икътисадый үсеше махсус икътисадый зоналарның, алга киткән икътисадый үсеш территорияләренең, сәнәгать мәйданчыкларының, индустриаль паркларның, технопаркларның һәм бизнес-инкубаторларның алга таба нәтиҗәле үсеше белән тәэмин ителәчәк.

2020 елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы объектлары санын 100гә җиткерү планлаштырыла.

Бүген республикада 91 объект эшли: 74 сәнәгать мәйданчыгы һәм 17 сәнәгать паркы, аларда 1 мең 400 дән артык резидент эшли, 27 меңгә якын эш урыны булдырылган.

Фәрит Габделганиев икътисад өчен әһәмиятле булган инвестицион проектларны атады. Алар арасында «Татнефть» ГАҖ, «ТАНЕКО» АҖ, «ТАИФ-НК» АҖ, «Нижнекамскнефтехим» ҖАҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Татнефть-Нефтехим» ИК, «КАМАЗ» ГАҖ, С.П. Горбунов исемендәге КАЗның «Туполев» ҖАҖ филиалы, «Казан вертолет заводы» ГАҖ һәм башкалар.

Фараз чорына төп бурычлар буларак эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү, кече һәм урта эшмәкәрлекне, электрон сәүдәне үстерү һәм яңа эш урыннары булдыру билгеләнде.

Татарстанның 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәрге чорга социаль-икътисади үсеш фаразы шулай ук 7 һәм 8 октябрьдә узган зона киңәшмәләре кысаларында каралды.  Яр Чаллыда республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Арча һәм Яшел Үзәндә фаразның төп параметрларын Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев тәкъдир итте.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр социаль-икътисадый үсеш фаразы Министрлар Кабинеты утырышында тәкъдир ителгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International