Октябрь аеның матур бер якшәмбе көнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы чын-чынлап спорт чарасы үткәрде. Фәрит Габделганиев җитәкчелегендәге икътисад министрлыгы командасы «Милләтләр кроссы-2019» массакүләм йөгерешендә катнашты. Чара «Казан Арена» стадионында узды.
Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, министрлык мондый массакүләм ярышларга һәрвакыт ярдәм итә, чөнки алар команда рухын формалаштыралар һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар.
«Сәламәт тәндә - сәламәт рух: нык сәламәтлек һәм көчле иммунитет - коллективның уңышлы эш нигезе», - дип билгеләп үтте министр.
Спорт атмосферасы һәм яхшы һава торышы катнашучыларга көр күңел күтәренкелеге бүләк итте.