Бу көннәрдә Казанда цифрлы икътисад үсеше турында фикер алышалар

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Казанда «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә IoT & AI World Summit Russia III Бөтендөнья цифрлы саммиты башланды. Ачылу тантанасында фантаст Сергей Лукьяненко, робот-флейтчы Эльза һәм «Промобот» ширкәтенең робот-консьержы чыгыш ясады. Әйберләр интернетына һәм ясалма интеллектка багышланган чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева катнаша.

Саммитта катнашучылар цифрлы икътисад һәм энергетика, ясалма интеллект үсеше, нефть-газ һәм химияне цифрлаштыру, интернет өлкәсендәге экосистема, акыллы шәһәр үсеше турында фикер алышачак. Россиянең эре ширкәт вәкилләре бу өлкәдәге тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

Бүгенге чара панель дискуссияләр, эксперт һәм технологик сессияләр, диалоглар форматында узачак. Бүген иллеләп чыгыш ясау планлаштырылган. Чара иртәгә дәвам итәчәк.

Саммит Татарстанда өченче тапкыр уза. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, быел ул 25 илдән 1,5 мең белгеч җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International