ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрләргә кредитларны түләүгә субсидияләр бирәчәк

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Яңа программа эшмәкәрләрне кредитлар буенча процент йөкләмәләреннән азат итәчәк. Гаризалар кабул итү 2019 елның 3 октябрендә башлана.

ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итүнең яңа программасын эшләтеп җибәрде. Әлеге чара эшмәкәрләргә Россия банклары биргән кредитлар буенча процентларны түләүгә субсидияләр бирүне күздә тота. Бер кешегә субсидиянең максималь күләме елына 10 млн. сум тәшкил итә.

Программаның уникальлеге кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны тулысынча кайтарудан, ягъни процент ставкасын 100 процентлы субсидияләүдән гыйбарәт. Субсидия алган эшмәкәрләргә кредитның «гәүдәсен» генә түлисе кала.

Татарстан Республикасы икътисад министры  билгеләп үткәнчә: «Без төбәгебездә мөмкин кадәр күбрәк эшкуарның үз бизнесын үстертүен телибез. Шул рәвешле без эшлекле климатны арттырабыз һәм чиктәш өлкәләрнең үсешен стимуллаштырабыз. Эшкуарлык – ул икътисад нигезләренең берсе, шуңа күрә без башлангычта шәхси бизнеска актив ярдәм итәбез. Шул исәптән кредит түләүләрен субсидияләү буенча яңа программа да шуңа юнәлдерелгән».

Режим объекты территориясендә урнашкан кече һәм урта бизнес вәкилләре, идарәче ширкәтләр, сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентлары, экспорт юнәлешле ширкәтләр һәм КУЭ субъектлары субсидияләр алу мөмкинлегенә ия.

Программа шартлары нигезендә, чыгымнарны 2017 елның 1 гыйнварыннан соң һәм 1 елдан артык вакытка төзелгән кредит килешүе буенча капларга мөмкин. Килешү суммасы 2,5 млн. сумнан да ким булмаска тиеш, ә кредит буенча процент соңгы өч елда РФ Үзәк банкы тарафыннан исәпләнгән уртача процент ставкасыннан (14,13%) да артып китә алмый.

Кредит алу максатлары буларак әйләнештәге акчаларны тулыландыру, төп акча бар итү, инженерлык инфраструктурасын, җитештерү биналарын, төзелмәләрне, корылмаларны төзү (реконструкцияләү), инвестицион проектларны тормышка ашыру рөхсәт ителә.

Гаризалар Татарстан Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге түбәндәге адрес буенча кабул итә: Мәскәү ур., 55, каб. 521, тел.: 8 (843) 236-29-96. Программаны гамәлгә ашыру шартлары һәм гариза бирү өчен кирәкле документлар Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.      

Субсидия алуга гаризаны 2019 елның 3 октябреннән башлап бирергә мөмкин. Эш вакыты: дүшәмбе  – пәнҗешәмбе 9дан 18 сәгатькә кадәр. җомга 9дан 16: 45кә кадәр (тәнәфес 12дән 12:45кә кадәр), ял көннәре-шимбә, якшәмбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International