Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү Фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортникның инновацион бизнес вәкилләре белән очрашуы 27 сентябрьдә Казанда ТР Икътисад министрлыгына рәсми визит кысаларында узды. Моңа кадәр ул «Цифрлы алгарыш» Бөтенроссия конкурсының финалын ачуда катнашты.
ТР Икътисад министрлыгында узган дискуссиягә инновацияләр һәм алдынгы технологияләр өлкәсендә эшләүче кече һәм урта бизнес вәкилләре, ул да булса «Эйдос-робототехника» (сәнәгать роботлары һәм роботлаштырылган чишелешләрнең җитештерүчесе һәм интеграторы), Бөгелмәдән «Инженер-җитештерү үзәге» (торбаүткәргечләр төзү өлкәсендә технологияләр һәм җиһазлар җитештерү), «Хитон-пласт2» (Россиянең эре заводлары өчен пластик автокомпонентлар җитештерүче) чакырылган иде. Ширкәтләр «Коммерцияләштерү» конкурсы кысаларында инновацияләргә ярдәм фондыннан 20 млн.сумга кадәр грант алырга дәгъва кыла. Гаризалар хупланган очракта, акча инновацион продукция җитештерүне киңәйтүгә юнәлдерелергә тиеш.
ТР Икътисад министрлыгы дәгъвачыларга эксперт һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтә, конкурс этапларын узу мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә. Аерым алганда, уртак дискуссия барышында конкурста катнашучыларның гариза документларын әзерләү һәм документлар әйләнеше өлкәсендә аларның компетенцияләренең җитәрлек булу-булмавы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Иван Бортник шулай ук кече тоннажлы химия, полимерлар эшкәртү, нанотехнологияләр өлкәсендә эшләүче «Химград» индустриаль паркы эше белән танышты, шулай ук технополис резидентларының потенциалын югары бәяләде, алар шулай ук «Корпорация» һәм «Коммерцияләштерү» программалары буенча Фонд Грантларына дәгъва итә.
Аерым алганда, Бортник үсемлекчелек өчен микробиологик препаратлар җитештерүче «Органик парк» һәм граждан билгеләнешендәге авиация техникасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча «Авиатех – М» ширкәтләренең җитештерү объектларында булып кайтты.