Бүген ШОС һәм БРИКС илләренең V Бизнес-форумында Татарстан стендын Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров карап узды. Татарстан делегациясен икътисад министры Фәрит Габделганиев тәкъдир итте.
Бу юлы Татарстан стендында кече һәм урта бизнес вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр бар иде. Алар үзләре җитештергән продукцияне: чәк-чәк, фиточай, казылык, май һәм тәм-томнар тәкъдир иттеләр.
«Тәкъдир ителгән продукциянең бер өлеше бүген Уфада «бәйрәм» сәүдә челтәрендә сатыла, - дип сөйләде Фәрит Габделганиев. - Шул ук вакытта Татарстанның барлык җитештерүчеләре дә Башкортстан сәүдә челтәрләрендә киштәләргә эләгә алмый. Радий Хәбиров Татарстан җитештерүчеләренә Башкортстанда үз сатып алучысын табарга ярдәм итәргә вәгъдә итте».
Шул ук вакытта Татарстанда фиточай җитештерүче ширкәт Башкортстанда үстерелә торган дару үләннәре сатып алырга тели. Аңа, чәйнең яңа сортларын формалаштыру өчен, Башкортостан эшкуарлары продукциясен сатып алырга тәкъдим ителә.
«Бу төбәкара кооперациянең яңа төре була алыр иде», - дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.
Министр шулай ук Башкортстан башлыгына бүгенге көндә Татарстанда һөнәри керемгә яңа салым режимын билгеләү буенча эксперимент ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде һәм Татарстанлы үзмәшгуль тарафыннан космоска җибәрелгән чәк-чәкне тәкъдир итте. «Космик» чәк-чәк җирле үзмәшгуль эшмәкәрләрнең уңышларын күрсәтүче Татарстанның үзенчәлекле брендына әверелергә өлгерде.