Татарстанда иң яхшы яшь эшкуарларны сайлап алачаклар

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары-2019» бәйгесендә 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге гомумдәүләт проекты турында сөйләячәкләр. Региональ этапка гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Аның нәтиҗәләре 2 октябрьдә билгеле булачак. Иң яхшы эшкуарлар федераль этапта катнашу һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдир итү мөмкинлегенә лаек булачак.

Бөтенроссия конкурсының финалы ноябрь аенда Татарстанда узачак. Бүләкләү тантанасына Казанга бөтен илдән эшкуарлар киләчәк.

Конкурс 8 номинация буенча уза: «Интернет эшкуарлык», «Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Социаль эшкуарлык», «Җитештерү», «Инновацион эшкуарлык», «Сәүдә һәм «Хезмәт күрсәтү өлкәсе».

Конкурсны оештыручылар исә Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм «Россия яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе.

Катнашу өчен molpred-116.ru сайтында анкета тутырып 30 сентябрьгә кадәр info.mpr2019rt@mail.ru адресына җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International