2 октябрьдә татарстанлылар бушка юридик ярдәм ала алачак

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2 октябрьдә Татарстанда Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне узачак.

Чараны республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр) төшке ашка тәнәфессез, консультантлар алмашынып  үткәрү планлаштырыла.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә дежур тору графигы белән биредә танышырга мөмкин.

Чараны «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге оештыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International