Казанда яшь һәм тәҗрибәле эшкуарлар өчен "Бизнес-Баланс" форумы узачак

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 28 сентябрендә Татарстанның яңа эш башлаган һәм тәҗрибәле эшкуарлары өчен бер көнлек интенсив – «Бизнес-Баланс» форумы узачак.

Татарстан Республикасында әлеге чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Форумны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды, шулай ук «Эшкуарлык фабрикасы» исемендәге бизнеска ярдәм итү һәм үстерү фонды белән берлектә оештыра.

Катнашучылар эшкуар балансының 8 тәгәрмәчен камилләштерү курсы узачак: мотивация, шәхси финанслар, гаилә, даирә, сату, команда, шәхси бренд һәм масштаблау.

Спикерлар булып Максим Ноготоков («Связной»), Линар Хөснуллин («KazanExpress»), Айдар Булатов («Bulatov Group»), Галия Бердникова, Марат һәм Екатерина Бибишевлар («Пикча», «BigBro» һәм башкалар) чыгыш ясаячак.

Чарага теркәлергә һәм аның турында тулырак мәгълүматны форум сайтында алырга мөмкин: https://biz-balance.ru

Көне һәм вакыты: 2019 елның 28 сентябре, 12:00-18: 00.

Үткәрү урыны: Ершов ур., 1А («Корстон», бал залы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International