Коммерциячел булмаган оешмаларның 229 гаризасы субсидияләр алуга конкурс сайлап алуында катнашуга кертелгән

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга конкурс нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс комиссиясе утырышы узды.

Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Конкурс комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды. Конкурс комиссиясе утырышында шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин катнашты.

Быел конкурска 42 муниципаль берәмлектән 232 коммерциячел булмаган оешмадан 232 гариза керде. Шуларның 229ы конкурс сайлап алуында катнашу өчен рөхсәт ителгән.

Рөхсәт ителгән гаризалар белән http://mert.tatarstan.ru/rus/konkurs-so-nko-na-pravo-polucheniya-subsidii-iz-3748217.htm сылтамасы аша тулырак танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International