Татарстанның КУЭ субъектларын «үстерү» гә гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 13 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын (КУЭ субъектлары) эре заказчылар өчен тәэмин итүчеләренә кадәр «үстерү» гә гаризалар кабул итү дәвам итә.

«Үстерү» буенча чаралар КУЭ үсеше корпорациясенең сынау проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Алар җитештерү секторының кече һәм урта предприятиеләренә көндәшлелеккә сәләтлелекне арттырырга һәм яңа сату базарларын ачарга ярдәм итәргә тиеш.

Һәр оешма экспертларның квалификация бәясен уза, аның нигезендә аның үсешенең шәхси картасы эшләнә. Соңгысын Татарстан Республикасы Региональ квалификация комиссиясе раслый. Шәхси үсеш картасы КУЭ субъектының эре заказчыларның сатып алуларында катнашуга технологик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү максатында мәгълүмати, консультация, финанс, мөлкәти һәм башка төрле ярдәм күрсәтү буенча чаралар комплексын үз эченә ала.

«Үстерү» һәм шәхси үсеш карталарын эшләү буенча чараларда КУЭ катнашу мәсьәләләре буенча консультацияне «Иннокам» ассоциациясе гамәлгә ашыра. Гаризалар кабул итү һәм эшкәртүне Ассоциация нигезендә оештырылган компетенцияләр төбәк үзәге (РЦК) алып бара.

Бүгенге көндә «үстерү» буенча чараларда катнашуга 14 ширкәт кертелгән. Аларның 7се («Автотехник», «ТатхимПласт», «НЛМЗ Магнолия-С», «Эко-Сила-НЧ», «Инстромет «ПКФ», «Бетон заводы» һәм «РТИ-КОМПОНЕНТ») өчен шәхси үсеш карталары расланган һәм тормышка ашырыла.

ТР төбәк квалификация комиссиясенең соңгы утырышында тагын 7 гариза каралды. Карау нәтиҗәләре буенча 4 оешманы («КАМА Энергетика» «Бимет», «НПО «СтартПласт» һәм «РУ-Инжиниринг») «үстерү» буенча чараларга кертү турында уңай карар кабул ителде. Алга таба әлеге оешмалар тарафыннан квалификация бәяләве үткәрү һәм оешмалар үсешенең индивидуаль карталарын булдыру өчен компетенцияләрнең төбәк үзәге белән килешүләр төзеләчәк.

«Вентал» ҖЧҖ, «ПСК Т-34» ҖЧҖ һәм «ТехноЭко» ҖЧҖ оешмаларының гаризалары алдан үткәрелүче скорингта түбән баллар җыю сәбәпле кире кагылды.

2019 елда «үстерү» чараларында катнашуга 20 КУЭ субъектын сайлап алу планлаштырыла. Программа, таләпләр, катнашу өчен гариза формасы һәм элемтә өчен мәгълүмат www.innokam.ru/growing сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International