Галәми чәк-чәкчәкнең җиргә төшү ноктасы - чәк-чәкчәк музее

2019 елның 13 сентябре, җомга

15 сентябрь көнне 11: 30 сәгатьтә яраткан татар тәм-томы музеенда бер экспонатка күбрәк булачак. Бүләкне моннан нәкъ 5 ел элек Казанда ачылган музейның туган көнендә тапшырырга булганнар.

Галәмгә милли тәм-томны җибәрү идеясе ТР эшмәкәрләренә килде. Чәк-чәкне үзмәшгуль-кондитер Алинә Шәйхетдинова әзерләде. Чәк-чәкне стратосферага очыртып кире кайтарырга махсус очу аппараты ярдәм итте, анда GPS-трекер һәм температура датчигы урнаштырылган. 30 км биеклеккә ирешеп, милли татлылык җиргә уңышлы төште.

30 августта Шәһәр көнендә космик чәк-чәкне ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка бүләк иттеләр, ул аны чәк-чәк музеена тапшырырга вәгъдә итте.

Чәк-чәк музееның яңа экспонатын тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды генераль директоры Айдар Салихов катнашачак

Чәк-чәк музее Париж Коммунасы, 18 адресы буенча урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International