Бүген ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев республиканың югары технологияле ширкәтләренең инновацияләргә ярдәм фондына ярдәм итү программаларында катнашуы мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Анда республиканың эре сәнәгать оешмалары, алдынгы югары уку йортлары вәкилләре, технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар резидентлары катнашты.
Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, быел Фондка инновацион проектларга ярдәм итүгә 11 млрд.сум бүлеп биреләчәк. Шулай ук ул катнашучыларны ярдәм механизмнарын һәм чараларын активрак кулланырга өндәде.
Инновацияләргә ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Фондның төп программаларын тәкъдир итте һәм катнашу белән гаризалар бирү шартлары турында сөйләп үтте.
Шуны искәртик: Фонд Татарстан Республикасының кече инновацион оешмаларына фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләрен гамәлгә ашыру, шулай ук инновацияләрне коммерцияләштерү өлешендә финанс ярдәме күрсәтә.
Фонд программаларында катнашу Татарстанның технологик ширкәтләрен үстерүгә, инновацияләрне коммерцияләштерү мәсьәләләрен хәл итүгә һәм республика товар җитештерүчеләренең үз илебез һәм чит ил базарларында көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруга ярдәм итә.
Тулырак мәгълүмат белән Фондның http://fasie.ru/ рәсми сайтында танышырга мөмкин .
Бүгенге көндә конкурслар буенча гаризалар кабул итү дәвам итә:
«СТАРТ» - кайсы этапта булуына нигезләнеп 2 млн. сумнан алып 4 млн. сумга кадәр грант бирү;
«Коммерциализация» – бюджеттан тыш акчалардан 100% лы финанслашу шарты белән 20 млн. сумга кадәр грант бирү (30 сентябрьгә кадәр);
«Корпорацияләр» – бюджеттан тыш акчалардан 100% лы финанслашу һәм РБК-500 рейтингыннан индустриаль партнер булдыру шарты белән 50 млн. сумга кадәр грант бирү (16 сентябрьгә кадәр).