Татарстан Республикасы муниципаль районнарының өч стратегиясе федераль конкурсның ярымфиналына узды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Иң яхшы стратегия буенча федераль конкурсның ярымфиналына Татарстан Республикасыннан өч гариза керде. Әлки һәм Питрәч муниципаль районнары «Авыл муниципаль районының иң яхшы стратегиясе – 2019» номинациясендә, Татарстан Республикасы Түбән Кама районының Каенлы авыл җирлеге исә «Иң яхшы авыл җирлеге стратегиясе-2019» номинациясендә җиңү өчен көрәшәчәк.

Барлыгы ярымфиналга муниципаль районнарның 8 стратегиясе һәм авыл җирлекләренең 10 стратегиясе узды. Финалга һәр номинация буенча 3әр катнашучы кертеләчәк.

Финалга кадәр кертелгән катнашучылар исемлеге Стратеглар форумы сайтында 2019 елның 25 сентябреннән дә соңга калмыйча бастырылачак.

КМС-2019 җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы һәм финалы Стратеглар форумы кысаларында узачак.

Татарстан Муниципаль берәмлекләре стратегияләре ел саен стратегик планлаштыру буенча федераль конкурсларда катнашалар. Форумны үткәрү чорында Стратегия-2030 «Стратегияне визуальләштерү» номинациясендә җиңү яулады, ә Казан, Яр Чаллы, Чистай, Менделеевск, Әлмәт, Түбән Кама муниципаль районнарының муниципаль стратегияләре муниципаль стратегияләр конкурсларында беренче урыннарны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International