Баланс комиссиясе белгечләре Татарстанның Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары эшкуарларын Биржа мәйданчыгы мөмкинлекләре һәм дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырдылар. Аларның иң яшенә нибары 14 яшь.
Баланс комиссиясенең Питрәч районы бизнес-җәмәгатьчелеге белән танышуы Татарстанның иң яшь эшмәкәре Данияр Гомәров белән очрашудан башланды. Яңа салым режимы ярдәмендә, питрәчле 14 яшендә үз эшен рәсми рәвештә ача алды һәм сыр ясау белән шөгыльләнә башлады. Җитештерүне оештыру өчен яшь егет «Фабрика. Балалар» программасы буенча уку узган, бизнес-план булдырган һәм инде әлеге көнгә үз чыгымнарын каплау стадиясенә чыккан. Яшь эшмәкәр үз продукциясен Казанда һәм Чаллыда сата. Яңа клиентлар эзләү өчен комиссия белгечләре республика «Биржа мәйданчыгы» ресурсыннан файдаланырга киңәш иттеләр һәм анда ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Бу ресурс белән «Казангидропласт» полиэтилен торбалар заводында да кызыксындылар. Хәзерге вакытта оешма үз продукциясенең якынча 20% ын Татарстан территориясендә, ә күп өлешен башка регионнарга сата. Экспортка чыгу тәҗрибәсе дә бар, аны үстерергә, аның белән бергә чит ил базарларына сату географиясен дә киңәйтергә Экспортка ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре ярдәм итәчәк.
Комиссиядә катнашучыларның район эшмәкәрләре белән аралашуы моның белән генә тәмамланмады. Белгечләр Гадел Муллагалиев крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «АК БАРС» Кошчылык комплексында булып кайттылар.
Питрәч районыннан баланс комиссиясе Балык Бистәсенә юл тотты. Районда бизнес юнәлешләре аның исеменә туры килә. Африка җәен балыгын үрчетү белән биредә берьюлы ике эшмәкәр шөгыльләнергә карар кылган. «Клариус» оешмасы директоры Радик Билалов бу максатлар өчен зур бина җиһазлаган, анда балыкларның олы баш саны үстереләчәк. Районның тагын бер эшмәкәре үз йортларында маймычлар чыгара, алар «Клариус» өчен утырту материалы булып хезмәт итәчәк. Алга таба хезмәттәшләр авыл хуҗалыгы кооперативына берләшергә планлаштыра, бу республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларыннан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Балыкчы эшмәкәр билгеләп үткәнчә, иң күп кыенлык утырту материалы һәм азык белән туа. Моның сәбәбе исә аларның югары бәясе. Башка районнардан килгән эшмәкәрләр дә мондый мәсьәләләрне күтәрде. Проблема баланс комиссияләре нәтиҗәләре буенча атна саен үткәрелә торган киңәшмәләр кысаларында Татарстан Республикасы Президентына карап тикшерүгә чыгарылды. Нәтиҗәдә терлек азыгын сатып алуны субсидияләү программасын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләү турында карар кабул ителде.
Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Николай Володинга үз продукцияләрен кая сатарга икәнлеген сөйләделәр. Ул карлыган үстерә, аның уңышы бер сезонга 40 тоннага якын. Эшмәкәр әйләнешне үстерергә әзер, әмма моның өчен яңа сату базарлары кирәк. Казан май комбинатында бу чималның зур күләмдә ихтыяҗы бар. Әлбәттә инде, Володинга, башка эшмәкәрләргә кебек үк, «Биржа мәйданчыгы» ресурсын карап була.
Районга чыгу кысаларында комиссия белгечләре шулай ук үзмәшгуль Айдар Әхтәмов, Минзөфәр Исмәгыйлев һәм Рүзәл Габитов крестьян-фермер хуҗалыкларында булып кайттылар.