Әлмәт районы - муниципалитетлар арасында төяп озатылган продукция күләме буенча лидер

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы социаль-икътисадый үсешнең айлык рейтингын әзерләде.

Казан, Әлмәт һәм Лаеш лидер булып тора. 2019 елның җиде ае нәтиҗәләре буенча Кама Тамагы районы рейтингта 8, Әгерҗе, Биектау һәм Теләче районнары 5 позициягә күтәрелде. Үзгәрешләр эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә, төяп озатылган продукция күләменең һәм файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданының артуына бәйле.

Гыйнвар-июль айларында Татарстан оешмалары 1640 млрд. сумлык продукция төяп озаткан. Әлмәт муниципаль районында җитештерелгән продукциянең иң зур күләме теркәлгән, анда 599 млрд. сумлык продукция төяп озатылган. Түбән Кама районында бу сан 322 млрд. сумм булса, Казанда 240 млрд.сум.

Җан башына исәпләгәндә республика буенча төяп озатылган продукция күләме уртача 420,71 мең сум тәшкил иткән. Республиканың муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары нәтиҗәләрне Әлмәт (2879,5 мең сум), Түбән Кама (1168,65 мең сум) һәм Яңа Чишмә (969,2 мең сум) районнары күрсәткән.

Гыйнвар-июль айларында Татарстанда 1550 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы Питрәч (3,057 кв.м.), Лаеш (2,223 кв. м.) һәм Тукай (1,751 кв. м.) муниципаль районнарында гамәлгә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International