Татарстан КУЭна гарантия ярдәме эшкуарларга 3 млрд сумнан артык акча җәлеп итәргә ярдәм итте

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды әкаваплылыкчылыгы астында җәлеп ителгән кредитларның гомуми суммасы 3 миллиард сумнан артып китте. 2019 елның 8 аенда бирелгән әкаваплылыкчылыкларның саны 2018 ел күләме белән тиңләштерелде.

148 әкаваплылыкчылык 901,4 млн. сумга бирелгән, ә алар буенча җәлеп ителгән кредитларның гомуми суммасы 3 млрд.сумнан артып киткән. Кредит портфеленең 47 проценты – төрле производстволарга, 10,7 проценты авыл хуҗалыгына туры килә.

«Эшчәнлекне киңәйтү һәм җиһазлар сатып алу өчен эшмәкәрләргә һәрвакытта да үз акчалары җитми. Гарантия фонды программалары бу мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә һәм ихтыяҗ арткан саен без мондый ярдәмнең кече һәм урта бизнеста кирәклеген күрәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан төбәктә кече һәм урта бизнеска бирелгән кредитлар күләме буенча алдынгы урында тора. 2019 елның беренче яртыеллыгында Милли гарантия системасы ярдәме белән республикада эшкуарларга 4,1 млрд. сум акча бирелгән. Аларның яртысыннан артыгы ТР Гарантия фонды ярдәме белән тапшырылган.

«Бу саннар безнең бизнеска ярдәм итү инструментының банклар өчен дә, эшмәкәрләр өчен дә уңайлы булуын дәлилли. Безнең бурычыбыз булып Татарстан эшмәкәрләрен мөмкин кадәр күбрәк итеп колачлау тора», - дип аңлатты ТР Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International