Наталья Кондратова территориаль һәм инфраструктура үсеше, шулай ук максатчан программаларны һәм милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча җитәкчелек итәчәк.
Татарстан икътисад министры урынбасары итеп Наталья Кондратова билгеләнде. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, документ республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.
«2019 елның 2 сентябреннән Кондратова Наталья Владимировнаны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары вазыйфасына билгеләп куярга», – диелә ТР Министрлар Кабинеты карарында.
Наталья Кондратова министрлыкта территориаль һәм инфраструктура үсеше, шулай ук үсешнең максатчан программаларын, шул исәптән милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча кураторлык итәчәк.
Элек ул Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы вазыйфасын башкарган иде. Министрлыкка Наталья Кондратова 2009 елда килде.