Татарстан президентына галәми чәк-чәк тапшырдылар

2019 елның 30 августы, җомга

Тарихта беренче тапкыр Татарстан җитештерүчесе стратосферага экспортка чыкты.

Эшмәкәрләрне Татарстан Республикасы көне белән үзенчәлекле рәвештә котларга карар бирелде. Космоска популяр булган «чәк-чәк» милли ризыгы җибәрелде.

Стратосферага очарга һәм артка әйләнеп кайтырга чәк-чәккә махсус үтә җиңел очу аппараты ярдәм итте.

Очыш GPS-трекер очу аппаратында һәм температура датчигы урнаштырылган җир өсте мобиль станциясеннән күзәтелеп барды. Чәк-чәк 30 км биеклеккә җитеп уңышлы гына җиргә кайтты.

 «Татарстан ширкәтләре өчен киртәләр юк һәм безнең эшмәкәрләргә теләсә нинди биеклектән дә файдаланырга була, - дип шәрехләде сюжетны Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. – Татарстан-кече һәм урта эшмәкәрлек экспортын үстерү буенча лидерларның берсе. KPMG ширкәте белән берлектә Без «экспорт акселераторы» белем бирү программасын башлап җибәрдек, анда Татарстанның сайлап алу узган 120 кече һәм урта бизнес вәкиле белем алачак. Продукцияне экспортка чыгару - көн саенгы чынбарлыгыбыз, ә Икътисад министрлыгы моның өчен квалификацияле ярдәм күрсәтә».

Игътибарга ия булган тагын бер әйбер бар- галәмгә үзмәшгуль кондитер Алинә Шәйхетдинова әзерләгән продукция очып китте. Бүген Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре Көнен бәйрәм итү кысаларында ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановка чәк-чәк тапшырды.

Алинә чәк-чәкне очыш алдындагы төндә гаилә рецепты буенча пешерүен сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов космик чәк-чәкне чәк-чәк музеена тапшырырга вәгъдә итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International