1750дән артык татарстанлы үз автоларын метанга күчерде

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан халкының альтернатив ягулык төренә карата кызыксынуы арта. Физик затлар тарафыннан яңадан җиһазландырылган транспорт чараларының уртача еллык артуы 158% тәшкил итте.

2016 елда «Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» программасы эшли башлаганнан бирле республикада яшәүче 1750дән артык автомобиль метанга күчерелгән.

Автомобильләрне бензиннан газга күчерү зарарлы матдәләр чыгаруны уртача биш тапкыр, ә тавыш йогынтысын ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, газ ягулыгының бәясе нефть ягулыгындан шактый түбән һәм бензин бәясенең 20-60 процентын, дизель ягулыгының исә 50-70 процентын тәшкил итә.

Эшмәкәрләргә дә метанга күчү икътисади яктан отышлы. Җитештерелә торган продукциянең үзкыйммәтендә мотор ягулыгына киткән чыгымнар өлешен киметү әлеге продукциянең конкурентлылыгын арттыра. 

Исегезгә төшерәбез, әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге автомобильләрне табигый газга күчерүче юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә һәм гражданнарга чыгымнарның бер өлешен компенсацияли. Компенсация аккредитацияләнгән яңадан җиһазландыру һәм техник хезмәт күрсәтү пунктларының алынмый калган керемен субсидияләү юлы белән башкарыла. Техника төренә карап, чыгымнарның 30 процентыннан артмаган өлеше субсидияләнә.

Программа 2019 елның 5 июлендә башланып җибәрелде. 3 ай эчендә 455 транспорт чарасы физик затлар тарафыннан яңадан җиһазландырылды.

Программа гамәлдә булган вакытта барлыгы 3000 берәмлектән артык техника 92,5 миллион сумга яңадан җиһазландырылды.

Гаризалар агымдагы елда 10 декабрьгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International