Хайер корпорациясе шул ук исемдәге сәнәгать паркы территориясендә завод ачты

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Ачык заводка инвестицияләр күләме 3 миллиард сумнан артык тәшкил итте.

Хайер индустриаль сәнәгать паркы, ә аның белән бергә «Хайер Лаундри Машин РУС» ҖЧҖ кер юу машиналары заводы төзелешенә 2018 елның көзендә нигез салынган иде.

Елына 500 мең кер юу машинасы ясала торган яңа заводта 325 эш урыны булдырылачак. Җиһаз һәм төзелеш-монтаж эшләренә чыгымнарны исәпләп әлеге җитештерү объектына кертелгән инвестицияләр күләме 3 миллиард сумнан артык.

"Хайер ширкәте сәнәгать паркы территориясендә бөек завод эшләтеп җибәрде. Ширкәт планында тагын да масштаблырак булган башка проект та бар. Аларның гомуми бәясе 7 миллиард сумнан артык һәм 820дән дә ким булмаган яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге проектлар моношәһәр икътисадын диверсификацияләүгә зур өлеш кертте», - дип билгеләп үтте икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Корпорациянең икенче эре инвестицион проекты булып «Хайер Электрикал Эпплаенсис РУС» ҖЧҖ көнкүреш техникасы һәм җиһазлары заводы тора. Әлеге проект кысаларында ел саен 1 миллион берәмлек әзер продукция эшләп чыгарылган җитештерү линияләрен эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Биредә 495 яңа эш урыны булдырырга планлаштыралар. Проектның бәясе 4 миллиард 320 миллион сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта проект документларын әзерләү бара.

Сәнәгать паркы территориясендә ике инвестпроект өчен кирәкле инфраструктура булдыру бәясе 334 миллион сумнан артып китә. Моношәһәрләрне үстерү фонды Хайер заводлары өчен мәйданнан тыш челтәрләр төзүдә 218 миллион сумнан артык күләмдә ярдәм күрсәтте. Республика бюджетыннан 116 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International