Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәрләре һәм муниципаль районның мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасының социаль-әһәмиятле проектларына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалары өчен үткәрелә торган конкурсы турында сөйләде.
Быел конкурска 15 июльдән 23 августка кадәр 42 муниципаль районнан рекорд санында гаризалар кабул ителгән иде. Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алачак. Барлык проектларны финанслауның гомуми күләме 35 млн. сум тәшкил итәчәк.
Министр билгеләп үткәнчә, Алабуга муниципаль районыннан «Муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый мәдәни киңлеген үстерү, ял итү сыйфатын һәм мәдәни байлыкларның һәркем өчен мөмкин булуын арттыру, туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү» белән «Массакүләм спортны үстерү, шул исәптән мәдәни–сәламәтләндерү һәм спорт эшчәнлегенең инклюзив рәвешләрен үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру» номинацияләрендә генә нибары 2 гариза бирелгән.
Фәрит Габделганиев киләсе елда конкурста активрак катнашырга чакырды, ә гариза бирүчеләргә җиңүләр һәм проектларны уңышлы гамәлгә ашыруны теләде.
Җиңүчеләр октябрь аенда билгеле булачак.