Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Су биологик ресурсларын файдалануга бирмичә, су биологик ресурсларын ясалма рәвештә яңадан торгызуны гамәлгә ашыру турында юридик затларга, индивидуаль эшкуарларга гаризалар бирү тәртибен раслау турында» боерыгы проекты буенча ачык консультацияләр үткәрә.
Әлеге закон проекты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз: http://mert.tatarstan.ru/rus/publichnie-konsultatsii-po-federalnim-normativnim.htm
Проектта эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен артык административ һәм башка чикләүләр һәм йөкләмәләр кертә торган нигезләмәләр, һәм шулай ук эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә ярдәм итә торган нигезләмәләр булган очракта, үз искәрмәләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне 2 сентябрьгә кадәр AV.Ponomareva@tatar.ru электрон адресына юллавыгызны сорыйбыз.