Мидхәт Шаһиәхмәтов Новосибирскида Казанда үтәчәк “Nanotech 2012” халыкара инновацион форумы турында сөйләде

2012 елның 14 сентябре, җомга

Новосибирскта “Интерра-2012” халыкара инновацион форумы кысаларында Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе комитетлары җитәкчеләре утырышы узды. Утырышны Татарстан Президенты, Ассоциация советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу чарада комитетларның эш нәтиҗәсе буенча фикер алышынды, якындагы айларга планнар һәм бурычлар билгеләнде, шулай ук Ассоциациянең эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар һәм тәкъдимнәр белдерелде.

Татарстан Республикасы икътисад министры, Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясенең квалификацияле комитеты җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов 2012 елның 27-29 ноябрендә Казанда “Nanotech 2012” IV халыкара инновацион нанотехнология форумы үткәрелү турында сөйләде.  Форум инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне һәм сәнәгать кооперациясен активлаштыруга, нанотехнологияләрне үстерүгә һәм киләчәктә наноиндустрияне һәм нанотехнологияләрне техника һәм производствога кертүне камилләштерүгә юнәлдерелгән. Форум нанопродукция җитештерүчеләре һәм кулланучылары, вузлар, хакимият органнары арасында нәтиҗәле коммуникация өчен мәйданчык булачак.

Бу чара кысаларында Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе Советы утырышы узачак, анда Ассоциациянең узган елгы эшенә нәтиҗә ясалачак, киләчәккә план билгеләнәчәк, яңа әгъзаларны кертү мәсьәләсе каралачак; Россия Федерациясе Дәүләт Думасының фән һәм фәнни технологияләр комитетының күчмә утырышы узачак; Идел буе федераль округы вузларының Ректорлар советы утырышында наноиндустрияне үстерү өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе каралачак.

Шулай ук “Иннополис” яңа шәһәр проектын тәкъдим итү һәм Татарстан Республикасы Нанотехнологияләр үзәген ачу тантанасы планлаштырылган дип хәбәр итте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International