Казанның барлык офисларында, шулай ук Әгерҗе, Яр Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Мөслим, Менделеевск, Актаныш, Минзәлә, Яшел Үзән һәм Түбән Камада урнашкан үзәкләрдә килүчеләр «Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурсының белгечләренә Skype буенча сорау бирә алалар.
Биредә үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым режимының барлык нечкәлекләрен дә аңлата алачаклар. Еш кына гражданнар яңа статус алуның уңай һәм тискәре якларын ачыкларга омтыла. Операторлар ирекле эшмәкәрне ни өчен җәзага тартырга мөмкиннәр, юридик затка һәм шәхси эшмәкәргә күптән түгел хезмәткәр булган үзмәшгуль граждан белән килешү төзергә мөмкинме, дип аңлаталар.
«Тикшерелгән бизнес» белгечләренә үзмәшгульлеккә тикшерү-күзәтчелек органнары тикшерү белән килгән очракта да шикаять калдырырга мөмкин. Искәртеп узабыз, Россия Федераль салым хезмәте төбәкләрдә үзмәшгульләргә карата һөнәри керемгә салым куллану шартларын үтәү буенча контроль чаралар үткәрүне туктатырга карар кылды.
КФҮ офисларында интернет-ресурс консультантлары белән онлайн элемтә урнаштыру турында Карар кабул ителде, чөнки монда еш кына пилот проектында потенциаль катнашучылар мөрәҗәгать итә.
Татарстан Республикасында ГБУ МФЦ гражданнарга үзмәшгульлек сыйфатында теркәлүдә ярдәм күрсәтә. Агымдагы елның алты аенда «Минем документлар» офисларына 19 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән, яңа статуста 917 эшмәкәр теркәлгән.
МФЦ тә Skype буенча консультацияләрне дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин