Россия Федерациясе муниципаль стратегияләренең VI конкурсы «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: территорияләр өчен милли максатлар һәм эффектлар» Гомумроссия форумы кысаларында оештырылды.
Муниципалитетлардан гаризалар ике номинациядә кабул ителә - «авыл муниципаль районының иң яхшы стратегиясе-2019» һәм «авыл җирлегенең иң яхшы стратегиясе-2019».
Гаризаны 25 августка кадәр түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: https://forumstrategov.ru/rus/239.html
Конкурс муниципаль дәрәҗәдә стратегик планлаштыруны стимуллаштыру, инновацияләрне һәм социаль-икътисадый бурычларны нәтиҗәле хәл итү өчен үткәрелә. Аны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Бөтенроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы, «Леонтьев үзәге» Халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге һәм Гражданлык инициативалары комитеты оештыра.