Тукай районында районара кооперация юнәлешләрен билгеләделәр

2019 елның 9 августы, җомга

Тукай районында эшмәкәрләргә Лаеш һәм Саба районнарыннан потенциаль бизнес-партнерлар таптылар.

Шулай итеп, Тукай районында яшәүче үмәшгуль кондитер Зөлфия Хәлиуллина республиканың эшкәртүче оешмаларына сату өчен иван-чәй җыю белән шөгыльләнергә ниятли. Зөлфия запросына шунда ук тәкъдим табылды: баланс комиссиясе әгъзалары әлеге үсемлекне сәнәгать күләмендә җыю зарурлыгы Лаеш районында булуын сөйләделәр.

Үз продукцияләрен сату өчен яңа мөмкинлекләрне кайдан табырга мөмкин булуын «ТМИМ» ҖЧҖ җитәкчелегенә дә күрсәттеләр. Ширкәт ассортименты градирен җилләткечләреннән гыйбарәт. Саба районының «Ялкын» ҖЧҖ оешмасы исә аларны чит илдән сатып ала. Бу җитештерелә торган продукциянең ягъни электр мичләренең үзкыйммәтенә тәэсир итә.

Ихтыяҗ һәм тәкъдим очрашсын өчен ни эшләргә кирәклеге турында эшкуарлар түгәрәк өстәл барышында өйрәнделәр. Анда аларга Татарстан җитештерүен алга этәрү системасы – «Биржа мәйданчыгы» агрегаторы турында сөйләделәр.

Кече бизнесны эре предприятиеләр тирәсендә интеграцияләү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Аерым алганда, «КАМАЗ» ГАҖ өчен пластик эшләнмәләр җитештерүче «Агропласт» ҖЧҖнең шулай ук нефть компанияләре өчен сынаулык әзер материаллары бар. Бу продукцияне оешма серияле итеп җитештерергә әзер. Моннан тыш, оешманың перспективалары зур һәм ул җитештерелә торган продукция төрләре исемлеген киңәйтергә әзер. Баланс комиссиясендә фикер алышу нәтиҗәләре буенча оешмаларга мәгълүматны Агрегаторның мәгълүматлар базасына кертү турында килешенде, бу яңа заказчылар табарга мөмкинлек бирәчәк.

Сәфәр кысаларында шулай ук үзмәшгульлек, кече һәм урта бизнеска финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү темалары буенча традицион түгәрәк өстәлләр узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International