Яшьләрне яңа сервис ярдәмендә актив икътисадый эшчәнлеккә җәлеп итәргә планлаштыралар

2019 елның 9 августы, җомга

Россия регионнарын колачлау буенча иң масштаблы хакатон АSI DevService 24-25 августта «Кайнау ноктасы» күмәк эш киңлегендә узачак. Аның төп бурычы итеп яшьләрне актив икътисадый эшчәнлеккә җәлеп итүгә һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге процедураларын гадиләштерүгә ярдәм итүче сервис булдыру тора.

Чараны Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) оештыра. Иң яхшы дип табылган проектлар Россиянең эре ширкәтләрендә стажировка үтәчәк, шулай ук танылган фондларның акселерация программаларында катнаша алачак.

Катнашучыларны теркәү инде бара һәм 14 августка кадәр дәвам итәчәк. Икенче этапта такымнар 24-25 август көннәрендә тәүлек дәвамында бизнесылары үсеп бара торган яшь эшмәкәрләр һәм жюри составына керүче зур корпорацияләрнең тәҗрибәле җитәкчеләре чыгышлары белән бергә программа продуктын эшләячәкләр. Җиңүчеләрнең иң яхшы проектлары СИА ябык чарасы кысаларында тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International