Түбән Кама районында хезмәт күрсәтүне оптимальләштерү буенча эш дәвам итә

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Ачык Татарстан" проектын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Утырышта Түбән Кама муниципаль районында муниципаль хезмәтләрне оптимизацияләү буенча сынау проекты өйрәнелде.

Утырышны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев алып барды. Утырышта Түбән Кама районы инвестицияләр, КУЭ һәм УКСИҮТ үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев, "Лин Вектор" компаниясе директоры урынбасары Наталья Чупина, "Татарстан Республикасында КФҮ" ДБУ директоры урынбасары Светлана Порфирьева, шулай ук муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә катнашучы федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Түбән Кама муниципаль районында хезмәт күрсәтүне оптимальләштерү проекты беренче тапкыр июль аенда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XII киңәйтелгән утырышында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин.тарафыннан тәкъдир ителде.

Инициатива Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. Проект «Сакчыл җитештерү» принципларын кулланып муниципаль хезмәтләр күрсәтү процессын оптимальләштерүгә юнәлдерелгән. Процесста катнашучылар санының оптимальлеге, кабатлаучы яки артык операцияләр булуы, шулай ук эчке процессларны камилләштерү юлларын эзләү һәм гомумән хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту күзлегеннән чыгып, муниципаль хезмәт күрсәтү процессын этаплап анализлау гамәлгә ашырыла.

Ведомствоара эшче төркемдә катнашучылар Түбән Камада проектны гамәлгә ашыруның барышы, региональ һәм федераль хакимият органнарына барлыкка килә торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук мөрәҗәгать итүчеләргә хезмәт күрсәтүнең барлык этапларын камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр керттеләр.

Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районы тәҗрибәсен башка муниципалитетларда да куллану планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International