2019 елның 6 һәм 7 августында «Казан кайнау ноктасы» күмәк эш киңлегендә «Смартека «акыллы карарлар китапханәсе» системалы инициативасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Идел буе федераль округы субъектлары өчен стратегик сессия узачак.
«Смартека» акыллы карарлар китапханәсе» дип аталган СИА системалы инициативасы - регионнар арасында эффектив алмашу өчен бөтен Россиядән иң яхшы тәҗрибәләрне тупларга тиешле проект. Татарстанда исә Россия Федерациясенең субъектлары арасында беренче итеп әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча фикер алышыначак.
Чараның пленар өлешендә «Стратегик инициативалар агентлыгы» генераль директоры Светлана Чупшева, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, шулай ук Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Марий Эл Республикасы хөкүмәте рәисе Александр Евстифеев, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашачак.
Чара иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашуга һәм фикер алышуга, шулай ук практикаларны масштаблауга, башка төбәкләрдә куллануга юнәлдерелгән. Чара кысаларында 3 секция үткәрү планлаштырыла: торак, демография һәм социаль ярдәм, кече һәм урта бизнеска ярдәм.
«Смартека» акыллы карарлар китапханәсе» – Россия Федерациясе субъектлары үсешенең иң яхшы практикаларының бердәм мәгълүмат киңлеген тәэмин итүче системалы инициатива.