Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг әзерләде.
Казан, Әлмәт һәм Лаеш муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.
Яшел Үзән районы рейтингта 9 позициягә, Баулы, Кайбыч һәм Әгерҗе районнары 8 позициягә күтәрелгән. Әлеге үзгәрешләр төп капиталга инвестицияләр күләменең артуына һәм авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе күләменең артуы белән бәйле.
Җан башына исәпләгәндә, Татарстан буенча төяп җибәрелгән продукция күләме уртача 359,53 мең сум тәшкил иткән. Республиканың муниципаль берәмлекләре арасында әлеге күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр Әлмәт (2350,7 мең сум), Түбән Кама (1053,1 мең сум) һәм Яңа Чишмә (849,7 мең сум) муниципаль районнарында күзәтелә.
2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә гомуми торак мәйданының 0,366 кв. м. файдалануга тапшырылган. Иң зур мәйдан Питрәч (3,057 кв.м), Лаеш (2,217 кв. м) һәм Тукай (1,417 кв. м) муниципаль районнарында кертелгән.