Баланс комиссияләре Аксубай һәм Чистай районнарында узды

2019 елның 2 августы, җомга

Аксубай һәм Чистай районнарының авыл эшмәкәрләренә ярдәм итү максаты белән баланс комиссияләре үткәрелде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Аксубай һәм Чистай районнарында баланс комиссияләре үткәрде.

Аларның элегрәк үткәрелгән комиссияләрдән аерып торучы төп үзенчәлеге булып авыл эшкуарларына практик ярдәм күрсәтүгә юнәлгәнлеге тора. Моның өчен комиссия түгәрәк өстәлләр үткәрә һәм район оешмаларына йөри.

Аксубай һәм Чистай районнарында узган баланс комиссиясе кысаларында 5 түгәрәк өстәл үткәрелде. Алар үзмәшгульләрне теркәү, биржа мәйданчыгында эшләү, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү чаралары, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Ике район эшмәкәрләре дә фикер алышуда актив катнаштылар, үзләрен борчыган сораулар бирделәр, төрле ярдәм чараларының детальләре белән кызыксындылар.

Шулай ук Икътисад министрлыгы һәм эшкуарлыкка ярдәм итү фонды белгечләре районның кече һәм урта бизнес оешмаларына нинди ярдәм күрсәтергә мөмкин булуын бәяләү өчен әлеге предприятиеләргә барып кайттылар.

Киләсе баланс комиссиясе Мамадыш һәм Тукай районнарында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International