«Яшел Үзән», «Түбән Кама» һәм «Чистай» УКСИҮТләре дүрт яңа резидент белән тулыландырылачак

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан УКСИҮТләренең 1,56 млрд. сумлык дүрт яңа инвестицион проекты барлыкка килде.

Республикабызның икътисад министры Фәрит Габделганиев рәислегендә узган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты комиссиясе утырышында «Яшел Үзән», «Түбән Кама» һәм «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризалар каралды. Карау нәтиҗәсендә дүрт инвестицион проект хупланды.

Аларның икесе «Яшел Үзән» УКСИҮТендә тормышка ашырылачак. Аерым алганда, «АРС» ҖЧҖ 3Д койма җитештерү һәм төзелеш техникасын ремонтлау белән шөгыльләнәчәк, ә «ЭРВОЛЬТ» ҖЧҖ исә электр энергетикасы өлкәсендә эшләү өчен инструментлар һәм кирәк-яраклар әзерләү белән шөгыльләнәчәк.

Яңа резидент шулай ук «Түбән Кама» УКСИҮТе белән тулыланачак. Ул Россия өчен уникаль микрофибрадан әйберләр булдырырга тәкъдим иткән «МИКРОФИБРА» ҖЧҖ булачак.

Җылылык радиаторларын җитештерү буенча дүртенче проектны «Чистай» УКСИҮТендә «К-Терм» ҖЧҖ оешмасы тормышка ашырачак.

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сүзләренә караганда, әлеге резидентларның көтелгән капиталь кертемнәр күләме 1,56 млрд. сумнан артык (НДС тан башка), ә яңа эш урыннары саны 245 итеп исәпләнә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 5 УКСИҮТенә 62 резидент җәлеп ителгән. 10 ел эчендә Татарстанның УКСИҮТ үсеше планнары буенча, 5 УКСИҮТ эшчәнлеге 17 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга, республика икътисадына 67 млрд. сум тирәсе инвестицияләр җәлеп итәргә, шул исәптән 37,7 млрд. сум капитал салулар кертергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International