Агымдагы елда Татарстан эшкуарлыгына ярдәм итү Фонды тарафыннан «Экспортер» дип исемләнгән микрофинанслауның яңа программасы эшләнде. Мондый микрозаймны беренче булып Яр Чаллы шәһәреннән күп тармаклы «ЕВРОТЕХКОМ-СПБ» ҖЧҖ ширкәте алды. Финанслау күләме 5 млн. сум тәшкил итте.
Ширкәттә күрсәтелгән ярдәмне сизелерлек һәм бик уңайлы дип саныйлар. Директор Олег Чернов сүзләренә караганда, ширкәт экспорт белән инде 10 ел шөгыльләнә һәм хәзерге вакытта клиентлар базасын да арттыра. Әмма базарның бүгенге вәзгыяте шундый ки, әйләнештәге үз акчаларыңны кулланырга туры килә, алар исә һәрвакытта да җитми. Заем акчаларын җәлеп итәргә туры килә һәм кредитны рәсмиләштерү тизлеге еш кына мөһим роль уйный.
«Алынган ярдәмне мин бик зур дип саныйм. Шулай ук процедураны рәсмиләштерүгә тотылган акча һәм эшкуарларны җәлеп итә торган еллык 5% безне бик сөендерде. Банктан кредит алу күпкә озаграк һәм процент ставкасы да күпкә югарырак. Бу безнең беренче микрозайм иде. Ышанычлы рәвештә әйтә алам - без алга таба да бу механизмны кулланырга һәм фонд ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә планлаштырабыз», – дип ассызыклады Олег Чернов.
Исегезгә төшерәбез, әлеге программада экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы кече һәм урта оешмалар катнаша ала. 2019 елда төзелгән гамәлдәге экспорт контракты булу ширкәткә программада катнашу өчен шарт булып тора. Контракт бәясенә карап, займ суммасы 100 меңнән алып 5 млн сумга кадәр үзгәрә ала. Кредит бирү 3 айдан 3 елга кадәр башкарыла. Процент ставкасы еллык 5%.