Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында беренче министр урынбасары Рөстәм Сибгатуллин рәислегендә Региональ квалификация комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда «үстерү» чараларында катнашырга теләгән алты оешманың гаризалары каралды, шулай ук элек кертелгән дүрт катнашучының индивидуаль үсеш карталары расланды.
"Үстерү» чаралары кече һәм урта предприятиеләргә үзләренең көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга һәм яңа сату базарларын ачарга ярдәм итә. Һәр предприятие региональ компетенцияләр үзәгендә (РКҮ) экспертларның квалификация бәясен уза. РКҮ эшчәнлеген республикада «Иннокам» ассоциациясе башкара. Бәяләү нигезендә РКҮ экспертлары тарафыннан предприятие үсешенең индивидуаль картасы эшләнә һәм квалификация комиссиясенә яклануга тапшырыла.
Узган комиссия карары буенча «Хитон Пласт 2» ҖЧҖ, «Пласт Инжиниринг» ҖЧҖ, «Бетон заводы» ҖЧҖ, «Зиас Машинери Поволжье» ҖЧҖ, «Инстромет» ПКФ ҖЧҖ һәм «РТИ-КОМПОНЕНТ» ҖЧҖ ширкәтләре «үстерү» чараларында катнашуга кертелде.
Аңа кадәр хупланган «Автотехник» ҖЧҖ, «ТатхимПласт» ҖЧҖ, «НЛМЗ Магнолия-С» ҖЧҖ һәм «Эко-Сила-НЧ» ҖЧҖ өчен индивидуаль үсеш карталары расланды.
Исегезгә төшерәбез, «үстерү» программасы республикада Икътисад министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү корпорациясе ярдәмендә, шул исәптән, эре заказчылар өчен тәэмин итүчеләр сыйфатында СМСПны үстерү максатында, гамәлгә ашырыла. Программа КУЭ субъектларына консультацион, финанс, мөлки, мәгълүмати һәм башка төр ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын үз эченә кертә.
Программа, таләпләр, катнашу гаризасы формасы һәм элемтә турындагы барлык мәгълүмат www.innokam.ru/growing сайтында урнаштырылган.