Август аеннан социаль әһәмиятле милли проектларны мониторинглауның өстәмә системасы эшли башлаячак

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

1 августтан Россия Федерациясе төбәкләре «Демография», «Cәламәтлек саклау», «Мәгариф» һәм «Фән» дип исемләнгән дүрт социаль әһәмияткә ия илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны мониторинглау системасыннан файдалана алачак.

Мониторингның федераль системасы милли проектларны контрольдә тоту өчен булдырылган, алар белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкчелек итә. Хәзерге вакытта барлык илкүләм проектларны контрольдә тоту «Электрон бюджет» дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында алып барыла.

Өстәмә система милли проектларны тормышка ашыру барышын җентекләп анализларга һәм эффектив контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда 2019-2021 елларда республика бюджеты хисабына «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» милли проектларын финанслау 7,4 млрд. сумга арткан.

2019-2021 елларга Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруга 52,2 млрд. сум юнәлдереләчәк, шул исәптән 34,2 млрд.сум федераль бюджеттан һәм 18,0 млрд. сум Татарстан Республикасы бюджетыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International