Коммерцияле булмаган оешмалар өчен «Санау ноктасы» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән «Донорлар форумы» дип исемләнгән грант бирүче оешмалар ассоциациясе тарафыннан «Санау ноктасы» коммерциячел булмаган оешмаларының үз ихтыяры белән бирелгән еллык хисаплары Бөтенроссия конкурсы үткәрелә.

Конкурста катнашу социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (СЮКБО) эшчәнлегенең ачыклыгын арттыру инструменты булып тора, оешмалар репутациясен ныгытуга, аларның танылуын арттыруга, шулай ук яңа партнер-оешмаларны һәм волонтерларны җәлеп итүгә ярдәм итә.

Конкурска гаризалар 2019 елның 14 сентябренә кадәр «Донорлар форумы» махсус платформасында электрон рәвештә кабул ителәчәк.

Экспертларның еллык хисапларына бәя 2019 елның 15 сентябреннән 31 октябренә кадәр биреләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2019 елның ноябрендә үтәчәк.

Конкурс, катнашу шартлары һәм номинацияләр турында тулырак мәгълүмат донорлар Форумының рәсми сайтында урнаштырылган: https://www.donorsforum.ru/projects/tochkaotschyota/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International