Татарстан Башкортостан Республикасы белән инвестицион климатны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

26-27 июльдә Башкортстанда «Башкортстан Республикасының инвестицион климатын яхшырту буенча чаралар эшләү» дигән стратегик сессия узды. Чара үсеш инфраструктурасын булдыру, бизнеска административ басымны киметү, инвестицияләр җәлеп итү һәм эшкуарлык үсешенең башка төп темаларына багышланган иде.

Пленар утырышта Татарстан Республикасында инвестицион климатны үстерү буенча иң яхшы практикалар турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева чыгыш ясады.

Ул бүген Татарстанда эшләнгән уникаль, илдә иң яхшы дип танылган һәм башка төбәкләрдә куллану өчен тәкъдим ителгән тәҗрибәләрне тәкъдир итте.

Әлеге тәкъдир ителгән тәҗрибә бизнесны тикшерү өлкәсендә административ басымны һәм кануннарның бозылуын киметү өчен «Ышанычлы бизнес» инфопорталынан гыйбарәт. Аңа бүген бөтен Россия эшкуарлары мөрәҗәгать итә. Бу җирле җитештерүчеләр малын алга этәрү системасын Идел буе федераль округы территориясендә киңәйтү турындагы карар инде кабул ителде. Шулай ук республикада «Минем бизнес» бердәм кредит бирү үзәге ачылды, ул онлайн режимда «Бердәм тәрәзә» принцибы буенча заем финансларын җәлеп итүгә гариза бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International