Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы башланды

2019 елның 26 июле, җомга

Татарстан Муниципаль берәмлекләре арасында Республика көненә республика смотр-конкурсы старт алды.

Конкурста шәһәр һәм авыл җирлекләре, республика шәһәр округларының муниципаль оешмалары катнаша ала.

Беренче этап 1 августка кадәр узачак.

Конкурс лауреатларына (муниципаль берәмлекләргә) Татарстан Республикасы Президенты исеменнән җиңел автомобильләр, шәһәр округлары муниципаль оешмаларына автобуслар һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе дипломнары тапшырыла.

Катнашу шартлары белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://sovmo.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-smotr-konkurs-sredi-munitsipalnih-3287617.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International