Казанда үзмәшгуль тегүчеләр өчен беренче укыту семинары узды. Чараны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды белгечләре үткәрде.
Семинарда катнашучыларга үзмәшгуль статусының өстенлекләре турында сөйләделәр. Билгеләп үтик, 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән яңа салым режимы үзмәшгуль гражданнарга салым түләүдә льготалы шартлар тудырып, аларны салым һәм бухгалтерлык хисапнамәсе тапшыру белән керемнәр һәм чыгымнар китабын алып бару зарурлыгыннан азат итеп күләгәдән чыгарга мөмкинлек бирә.
Салым режимы теркәүнең гади һәм аңлаешлы системасын һәм салым исәбенә куюны, заказчылар белән эшләүне, исәпләнгән салымнарны түләүне һәм салым инспекциясе белән үзара бәйләнешне күздә тота.
Үзмәшгульләр өчен мондый семинарларны киләчәктә дә үткәрү планлаштырыла. Икенче тапкыр семинар сентябрь аенда узачак.
Үз эшеңне теркәү һәм анда катнашу мәсьәләләре буенча Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.