Бүген Татарстан Республикасының күп функцияле үзәкләре 8 сентябрьдә килү урыны буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итә башлады. Хезмәт өстенлекле исемлеккә кертелгән һәм «мобиль сайлаучы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында тәкъдим ителә.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда барлык сайлаучыларның да үзләре өчен уңайлы участокта, ягъни теркәлү урынына бәйләнмичә генә тавыш бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен алдан ук КФҮкә гариза бирергә кирәк. Үзең белән паспорт яки шәхеснең вакытлыча таныклыгы булырга тиеш.
КФҮтә гаризалар 4 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Мобиль сайлаучы 2018 елда Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар вакытында кулланылды. Төбәк сайлауларында ул республикада беренче тапкыр кулланылачак.